Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм социаль приютында Физкультурник көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы булып узды.
Балалар әлеге проектта үзләренең җитез, тизлекләрен, спортка булган сәләтләрен күрсәтте. Алар төрле эстафеталарда катнаштылар. "Мондый спорт эстафеталары беренче карашка бик гади, - ди чараны оештыручы, тәрбияче Ираида Мәдиярова. - Ләкин биредә балаларның күмәк команда белән эш итү, төрле хәрәктләр ясау тәҗрибәсе артта".