Казанның Совет районы мәшгульлек үзәгендә 16 август көнне вакансияләр ярминкәсе оештырыла.
Иртәнге 9 дан 12:00 гә кадәр барачак чарада «Байлык № 3» ҖЧҖ, филиал № 1 ООО «УК «ТрансТехСервис», «Манго» ҖЧҖ һ.б. оешманың кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша.
Эш эзләүчеләргә автомаляр, авто юучы, автобус йөртүче, сыйфат буенча инженер, ябыштыручы, контролер, маляр, сату буенча менеджерһ.б. һөнәрләр тәкъдим ителә.
Мини-ярминкә Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13 А йортта узачак. Керү ирекле.