Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Казанның Идел буе районында 14 август көнне вакансияләр ярминкәсе узды. Анда 425 кеше катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча 18 казанлы эш бирүче янына әңгәмәгә чакырылган. 73енә мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр турында консультация бирелгән. 69 гражданга хезмәт кануннары аңлатылган. Профориентация хезмәте аша 55 кеше узган.

Ярминкәдә Идел буе районының 6 оешмасы үзләрендә хезмәт урыннары тәкъдим итте. Әлеге проект эшсез гражданнарга Казандагы хезмәт базары нечкәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Проектта катнашучыларга шулай ук мәгълүмати газет, журнал һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International