Бөгелмәдә балалар булачак һөнәрләрен сайларга өйрәнә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәрләр дөньясында. Телим - Булдырам - Кирәк" тренигы оештырылды.

"Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан "Минем сәләтләр, минем мөмкинлекләр" программасын Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгече  Светлана Набережной һәм В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион институт вәкилләре уздырды.

Уен форматында узган чарада яшүсмерләр һөнәрләр турында мәгълүмат алды. Тренинг вакытында катнашучылар үз сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачыклады. Чарада 16 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International