“Астра” үзәгендә Кешегә багышланган дәрес оештырдылар

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Алабуганың “Астра” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Кеше һәм аның тән өлешләре” дип аталган дәрес узды.

Дәреснең максаты кешенең тән өлешләре турында мәгълүматны ачыкларга һәм киңәйтергә, аларның кеше өчен әһәмияте, хәтер үсешен, игътибарлыгын, фикер йөртү сәләтен һәм төрле җирләрдә ориенетлашу коррекциясен гамәлгә ашыру. Балаларның бер-берсенә хөрмәт белән карау, үзенең сәламәтлегенә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәббәт тәрбияләү.

Дәреснең кереш өлешендә күргәзмә материал ярдәмендә балаларны табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләр белән таныштылар. Чараның практик өлешендә күз һәм бармаклар өчен гимнастика, гәүдәнең сыны дөрес булсын өчен күнегүләр үткәрелде.

Чара ахырында түбәндәге нәтиҗә ясалды; һәр кеше бала чагыннан алып үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Дәрестә 23 мөмкинлекләре чикләнгән бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Дәресне тәрбиячеләр Исхакова Татьяна һәм  Самойлова Гөлчәчәк әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International