"Изгелек"тә музыкаль-әдәби кичә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан көненә багышланган музыкаль-әдәби кичә уздырдылар.

 Физик мөмкинлекләре чикле булганнарның үз-үзләренә ышаныч арттыру, туган якка патриотик хисләр һәм мәхәббәт белдерү уңаеннан тормышка ашырылган проектта җәмгысе 45 кеше катнашты.

Социаль хезмәт алучылар республикага, Чаллы шәһәре һәм тернәкләндерү зәгенә карата үзләренең җылы хисләрен төрле жанрдагы музыкаль иҗатлары аша белдерделәр. Төрле телдә җырлар башкардылар. Видео-презентация карадылар, бию номерлары күрсәттеләр һәм үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр.

Ирекле, иркен шартларда катнашучылар уңай, бәйрәм кәефе  булдырды, бер-берсенә хуплап кул чаптылар  һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International