Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,51% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 31 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 401 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 303 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,51 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45 189 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 9 932 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,23 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 430 кеше эшсез дип танылган, шуларның 359 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 55 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International