Бүген Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмəт буенча белгече С.Савинова тормышка ашырылып килүче технология буенча "Киң күңелле хуҗабикə" дигəн шөгыль үткəрде.
Социаль хезмəт алучылар өчен "Мимоза" салатын əзерлəү буенча кызыклы мастер-класс оештырылды, анда алар бик телəп катнашты. Интернатта яшəүчелəр өй шартларында нинди ризыклар əзерлəүлəрен искə алды, үзлəренең бу өлкəдəге тəҗрибəлəре һəм белемнəре белəн уртаклаштылар. Барысы да бик канəгать калды, һәрберсе дəрт һəм күңел күтəренкелеге алдылар.