Волонтерлар елы уңаеннан Әлмәтнең "Озаренные любовью" волонтерлар хәрәкәте вәкилләре Бөгелмәнең "Маяк" балалар һәм яшүсмерләр приютында булдылар.
"Озаренные любовью" - төрле оешмалардан җыелган фикердәшләр, алар миссиясе балалар белән аралашу, аларга ярдәм итү. "Маяк" кунаклары ачык һавада балалар өчен ярдәм оештырды. "Тылсымлы пумала" мәйданчыгы рәсем сәнгатенә карата булган талантларны ачарга ярдәм итте. "Бию мәктәбе" музыкаль студиясе балаларны һәм өлкәннәрне төрле биюләргә өйрәтте.
Бәйрәмнән соң кунаклар приютта тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр таратты.