Зәй мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 7 августында иртәнге сәгать 10да Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә вакансияләр  ярминкәсе узачак. Анда биш оешма вәкилләре катнашачак: “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге”, “МТ-Групп” ҖЧШ, "Эссен Продакшен АГ" АҖ, “Камский Завод Трансамш” сәүдә үзәге, “КАМАЗ” ПАҖ  кою заводы.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 350 эш урынына 24 вакансия тәкъдим ителәчәк. Оешма вәкилләре булган вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәткә түләү тәртибе турында аңлатачак. Шулай ук тәкъдим ителгән вакансияләр буенча сорауларга җавап  биреләчәк, әңгәмә уздырылачак.

Әлеге чара Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесе административ бинасында (ТР, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорт) оештырылачак.  Анда катнашучыларга  тәкъдим ителүче вакансияләр буенча үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International