"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә халыкара дуслык көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар әти-әниләре белән “Халык уеннары” на чакырылды.
Гаиләләрне Россия, Татарстан, Үзбәкстан, Австралия, Кытай, Англия һәм башка илләрдә булган милли уеннар белән таныштырдылар. Балалар һәм ата-аналар төрле милли уеннарда катнаштылар, күп илләрнең мәдәнияты белән таныштылар һәм күтәренке кәеф алдылар.
Бәйрәмнең максаты: толерантлыкны, бергәлекне һәм бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү. Болар барысы да җәмгыятьтә бәхетле тормыш өчен кирәк.