Шушы көннәрдә Буа районының "Гармония" үзәге белгечләре рейд оештырды. Буа шәһәре һәм Буа районына оештырылган ведомство-ара рейдта үзәкнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, опека һәм попечитель бүлеге вәкилләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре катнашты.
Чараның максаты гаиләләр иминлеген тикшерү, гаиләдә тәрбияләнүче балигъ булмаган яшүсмерләрнең тормышына куркыныч янамавын ачыклау. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаиләләрдә спиртлы эчемлекләр кулланылмый. Ата-аналар белән профилактик сөйләшүләр оештырылган. бала тәрбияләү буенча киңәшләр бирелгән.