Бүген Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор булып эшләүче Зәмфирә Суфьянова Спасс ярминкәсендә күргәзмәгә кую өчен кулдан ясалган әйберләрне туплау максатыннан социаль хезмәт алучылар өчен мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: ярмакада катнашучылар өчен бәйрәм бүләкләре әзерләү һәм бәйрәм кәефе булдыру иде.
Белгеч иң элек социаль хезмәт алучыларга Алабуга шәһәре һәм анда һәр елны үткәрелә торган Спасс ярминкәсенең тарихы турында сөйләде. Аннары эш башлаганчы, бисердан агачлар ясаунын һәм бисердән үреп төрле бизәнү әйберләре ясауның технологиясе белән таныштырды. Бу процессны башыннан ахырына кадәр эшләп тә күрсәтте. Алдагы елларда Спасс ярминкәсендә катнашканнар, ул бәйрәм турындагы үзләренең якты хисләрен тагын бер тапкыр искә төшерде.
Белгеч уйлавынча, мондый шөгыльләр кеше кәефенә бик тә унай йогынты ясый: аларның хәтерен үстерә, игътибарын арттыра, иҗади сәләтен тулыландыра. Социаль хезмәт алучылар эшләү барышында аралашып, фикер алышып эшләде, үз хезмәтләренә бик тә куандылар, мондый матур кул эшләре ярминкәдә башкаларга да охшар дип ышаныч белдерделәр.
Чарада 13 кеше катнашты.