Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны һөнәри укытуны дәвам итә һәм түбәндәге программалар буенча өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә; “тырнак буяу остасы”, “эшчәнлек юнәлешләре буенча менеджер (эшмәкәр)”, “ягулык станцияләре операторы”.
Әгәр дә сезгә һөнәри дәрәҗәгезне күтәрергә, эш эзләүдә һәм эшкә урнашканда яңа мөмкинлекләр ачучы күнекмәләр алырга кирәк икән, сезне мәшгүльлек үзәгенең һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри укыту бүлегенә чакырабыз.
Укыту шәһәрнең белем бирү оешмаларында бушлай үткәрелә.
Укытуны оештыру буенча сораулар булса, һөнәри укыту һәм һөнәри ориентация бүлегенә 218, 219 кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.