Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова наркотикларсыз тормыш уңаеннан "Сәламәт булу яхшы!" дигән спорт- әламәтлек чарасы үткәрде.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен, хәрәкәт активлыгын арттыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә балаларны җәлеп итү иде. Спорт чарасы командаларны, җанатарларны сәламләү белән башланып китте. Капитаннар үз командаларын тәкъдим иттеләр: "Лачын", "Акчарлак" командалары. Уңайлы, яхшы атмосферада уйнаучылар туп һәм обруч белән төрле эстафеталарны уңышлы уздылар.
Социаль хезмәт алучылар кызыксынып һәм бик яратып бөтен тәкъдим ителгән биремнәрне башкардылар. Чара йомгаклары буенча командаларда катнашучылар оештыручыларга катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Гадәт буенча чара сулышны һәм тәнне тынычландыру күнегүләре белән тәмамланды.
Чараның иң мөһим кагыйдәсе: спорт чарасында ничә кеше, нинди яшьтә, нинди сәламәтлек төркеменнән булуы бик мөһим түгел, әгәрдә катнашучылар, күнегүләрне шатланып үтәсәләр, бер-берсен хөрмәт итсәләр, мондый коллектив беркайчан да беркемгә дә жинелми.
Чарада 23 кеше катнашты.