Буа районының социаль яклау бүлегендә чираттагы ведомство-ара социаль-тернәкләнү консилиумы узды.
Консилиум вәкилләре утырышта "Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау" мәгълүмат системасы килгән өч "Сигнал карта"ны тикшерде. Белгечләр социаль яктан куркыныч хәлдәге өч гаилә хәлләрен барлады. Консилиум вәкилләре карары буенча бер гаилә уңай динамика күрсәткәне өчен ведомостара теркәлүдән алынган.