30 июльдә Тәтеш картлар hем инвалидлар интернат-йортында, Халыкара дуслык көненә багышлап, “Дуслык булган җирдә – иминлек бар” дигән тематик кичә үткәрелде.
Тәрбияче-психолог Наталья Самаркина “Дуслык җепләре”, “Кайнар таш”, Дуслыкны ныгыту” дип аталган тренинг күнегүләр оештырды. Бу чаралар барысы да коллективта уңай эмоциональ климат булдыру, үз-үзеңне аңлау, дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән иде.
Кичәдә катнашучылар “Дуслык кояшы” дигән плакат әзерләделәр. Очрашу “Кот Леопольд” дигән мультфильм карау белән төгәлләнде.
Әлеге тематик чара анда катнашучыларда бары тик уңай тәэсиләр генә калдырды.