Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яр Чаллы шәhәр округындагы “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге шәһәр учреждениеләрендә мәгълүмати очрашулар уздыруын дәвам итә.
"Ышаныч" үзәгенең бүлек мөдире Лилия Вәлиева Шамил кызы, юрист Анастасия Телешева чираттагы очрашуны Яр Чаллы шәһәре бишенче хастаханәсенең медицина персоналы белән уздырды.
Очрашу барышында үзәк белгечләре социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырдылар. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр. Татарстанда тормышка ашырыла торган "Олы яшьтәге кеше өчен гаилә" проектның гамәлгә ашыру тәртибен яктырттылар.
Чыгыш барышында "Ышаныч" үзәге белгечләренә бик күп сораулар бирелде. Утырыш азагында катнашучылар үзәк белгечләре яктырткан мәсьәләләрнең актуальлеген билгеләп үттеләр, алынган җаваплардан канәгатьлек белдерделәр. Барлык катнашучыларга үзәк эшчәнлеге турында буклетлар таратылды, контакт телефоннар калдырылды.