Менделеевскның «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар Халыкара дуслык көнен билгеләп үтте.
Чараның максаты үз-ара мөнәсәбәтләрне үстерү, танышларны киңәйтү, яңа дуслар табу. 30 июльдә Халыкара дуслык көне бөтен дөнья буенча билгеләп үтелә. 2018 елда ул янә барлык илләрнен ишекләрен шакый, үзе турында искә төшерә, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр гына түгел, барлык кешеләр, бөтен мәдәниятләр, дәүләтләр арасында да дуслык булуы турында искәртә.
Чара дуслар турындагы мәсәл белән башланып китте, ничек иң гадел дус булу бик мөһим икәне сөйләнде. Бүлекнең социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова социаль хезмәт алучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, катнашучылар дуслыкның барлык кешеләр өчен дэ мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Күңел ачу программасы да булып узды. Катнашучылар дуслык турында җырлар жырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм шулай ук биеделәр. Чара ахырында һәр кеше дуслык плакатында үз кулларының якты эзләрен калдырды.