Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-хезмәт реабилитациясенең бер юнәлеше булып бакчада эшләү тора.
Социаль белгеч Юлия Иванова һәм үзәк хезмәткәре Нина Калашникова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар мөстәкыйль рәвештә төрле яшелчә культуралары: кыяр, помидор, кәбестә, кабак, кабачки, борыч, арбуз үстерәләр. Йорт-интернат халкы яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын үзләштерделәр. Утыртудан алып уңыш җыюга кадәр һәм үзләренең тырышлыгы белән бүгенге көндә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Биредә кыяр – 96 кг., кабачки – 18 кг., сарымсак – 2 кг., яшел тәмләткечләр – 6 кг., карлыган – 5 кг., чия – 7 кг., җиләк – 12 кг. җыелды. Әмма әле бу гына түгел, яшелчә җыю әле дәвам итә! Җыелган уңыш интернат ашханәсендә кулланыла һәм туклану рационын киңәйтә, азыкта «тере витаминнар» санын арттыра.