Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре авыр хәлдәге гаиләләрне кайгырта

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге  социаль авыр хәлдәге гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча эшне дәвам итә.

Мәшгульлек үзәге  белгечләре тарафыннан Зәй районындагы социаль авыр хәлдәге  биш гаиләгә мобиль офис чыгу оештырылды.  Әлеге гаиләләргә шәһәр-райондагы эш базары торышы, ихтыяҗ булган һөнәрләр,  мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эшсез гражданнарны һөнәри укыту, эшсез гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итү, шулай ук эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International