Питрәчнең “Шатлык”приютында олы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?” темасына чара үткәрелде.
Чараның максаты балаларга тәмәке тартуның зыяны турында күбрәк мәгълумат бирү, тәмәкенең кеше организмына никадәр зыян салуы турында аңлату, балаларга тәмәкедән баш тартуның юлларын күрсәтү иде.
"Дәрес башында балаларны тәмәкенең килеп чыгу тарихы белә танышу булды. Аннан соң тарта торган матдәләрнең кеше организмына зыянын тикшердек. Төркемне 2 гә бүлдем һәм аларга кеше организмы төзелеше ясалган рәсемнәр тараттылды, аннан соң тәмәкенең организмның кайсы органнарына күбрәк зыян салуы турында сөйләштек. Таблицадан тәмәке төтененең кеше организмына нинди тәртиптә йогынты ясаганы турында мәгълумәт бирелде. Алдагы бирем “Тартуның тартмауның сәбәпләре” дип атала иде. Түгәрәкләнеп утырып балалар кешеләрнең ни өчен тәмәке тартуы, тартмавының сәбәпләре турында сөйләштеләр. Барлык сәбәпләрне дә кәгазьгә язып, тактага элеп куйдылар. Биремне үтәгәннән соң тәмәке тартуга караганда тартмауга сәбәпләр күбрәк дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрес ахырында балалар зыянлы гамәлләрдән баш тарттылар, тәмәкенең кеше организмына бик куркыныч зыян салуын аңладылар", - дип хәбәр итә "Шатлык"тан.