Бөгелмәдә балалар классик әдәбият мисалында тәрбияләнә

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре интелектуаль викторина оештырды.

"Әдәби Татарстан" очрашуында балалар рус һәм чит ил классикларының әсәрләре белән танышты. Балаларның үзаңын, фикерләү дәрәҗәсен арттыру җәһәтеннән мондый очрашулар бик файдалы, ди проект авторлары. Балалар коллективта аралашырга өйрәнә, әдәбияткә мәхәббәтләре арта.

Балалар вакытны күңелле уздырды, данлыклы авторлар һәм аларның әсәр геройлары турында мәгълүмат алды. Хәрәкәтчән уеннар башкарды, әкият геройлары булып карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International