2018 елның 27 июлендә “Гамәли бухгалтер программаларын өйрәнүле бухгалтер” курслары тәмамланды.
Уку белән беррәттән, квалификация экзаменын уңышлы тапшыруны 12 кеше узды, аларның алтысы – эшсез гражданнар, калган алтысы – хәзерге вакытта балага 3 яшь тулганчы декретта утыручы һәм хезмәт эшчәнлегенә кайтырга җыенучы хатын-кызлар.
Курс тыңлаучылар “Бухгалтерия хисабы”, “Салымнар һәм салым салу”, “Аудит нигезләре”, «1С:Предприятие» программалары белән эшләү күнекмәләренә өйрәнделәр. Укуларның уңышлы тәмамлануы курс тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге яңадан профессиональ әзерләнү хакында дипломнар бирү белән озатыла барды.