"Өмет"тә үзараконтроль тикшерүе уза

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Биектау муниципаль районының дәүләт автоном «Өмет» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең үзараконтроль тикшерүе узды.

Тикшерүче ролендә Балтач муниципаль районының «Наз»  комплекслы социаль хезмәт үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Э.Корбанова  чыгыш ясады. Шундый ук тикшерү белән «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Балтач районына барачак. Әлеге чара Татарстан Хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының аппарат киңәшмәсенең 4.12 пунктын үтәү йөзеннән башкарыла.

Үзараконтроль тикшерү барышында эш документларының тутырылуы, социаль программалар чараларын гамәлгә ашыруы, социаль хезмәт  алучылар һәм күрсәтелгән социаль хезмәтләрне исәпкә алуына игътибар ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International