Яшел Үзәндә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

2018 елның 27 июлендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2018 елга бирелгән квоталарны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды.

Әлеге чарада Яшел Үзән районының эш бирүчеләре катнашты: “Кызыл Шәрык Агро” ачык акционерлык җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлык җәмгыяте, “Ак Барс” ПАҖ акционерлык коммерция банкының Яшел Үзән филиалы, Яшел Үзән электр челтәре район бүлекчәсе, зона элемтә бүлекчәсе “Таттелеком” ПАҖ, “Яшел Үзән проект-конструктор бюросы” акционерлык җәмгыяте, Татарстандагы Дубровка поселогында урнашкан югары белем бирү ФДБМУ “Казан милли тикшеренү технология университеты” филиалы – химия фәнен тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен лицей-интернат (ЛИ ФГБОУ ВО "КНИТУ"), “Яшел Үзән муниципаль районы финанс-экономика хезмәте башкарма комитеты” муниципаль казна учреждениясе, "Еврокомплект" ачык акционерлык җәмгыяте, «Оникс» ачык акционерлык җәмгыяте, “Майский” теплица комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте, Раифаның девиант (иҗтимагый яктан куркыныч) тотышлы укучылар өчен ябык типтагы укыту-тәрбия учреждениясе”, "Междуречье” комбинаты федераль дәүләт казна учреждениясе.

Очрашу кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны квоталы һәм резерв эш урыннары белән тәэмин итү;
  • Инвалидларның хокукларын яклау буенча законнар үтәлеше;
  • Эш бирүчеләрнең мәшгульлек хезмәте органнарына билгеләнгән квоталарның үтәлеше хакында мәгълүмат тапшыру тәртибе;
  • Билгеләнгән квота кысаларында инвалидларны эшкә кабул ителүне күзәтү һәм контрольда тоту;
  • Мәшгульлек хезмәте белән нәтиҗәле үзара бәйләнеш яңа формалаларның үсеше.

Эш бирүчеләргә эшкә урнашырга теләк белдергән мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның йөздән артык резюмесы тәкъдим ителде.

Барлык катнашучыларга да инвалидларны эшкә урнаштыру буенча билгеләнгән квоталарның үтәлеше, эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы хакында белешмәлек, шулай ук гомумрәсәй вакансияләр базасы - “Работа в России”   порталы буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International