Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютының малайлар урта төркеме тәрбиячесе Анжелика Пушкова "Сак бул! Ут" темасына профилактик дәрес үткәрде.
Балалар дәрес барышында, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерде. Әңгәмәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре барланды, өйдә, табигатьтә ут белән сак булырга кирәклеге бәян ителде. Янгын вакытында нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеген дә балаларга искә төшерделәр.Соңыннан әңгәмәдә катнашканнар әлеге темага рәсем ясадылар.