Яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны кисәтү буенча чара узды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районы "Шатлык" социаль приюты психологы Р.Садыйкова  өлкән төркем балалары белән “Яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны кисәтү”дигән темага чара үткәрде.

Чараның максаты: әдәплелек кагыйдәләрен өйрәтү, бер-берсе арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, танышу күнекмәләрен чарлау иде. Чара бик җанлы һәм кызык узды, төрле уен техникалары кулланылды, сөйләм күнекмәләрен ныгыту “Нәрсә күрәм шуны әйтем”, “Башкаларга игътибар күрсәт” уеннары, шулай ук хисләр һәм теленең тиңләшүе төрле уен этюдлары белән күрсәтелде.

Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, үзләренең фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаштылар. Балаларның командада эшләү нәтиҗәсендә мөнәсәбәтләрне аңлау күнекмәләре үсте, балаларның активлыгы, инициативныгы артты, үзләренең уңай позицияләре формалашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International