Түбән Каманың мәшгульлек үзәге 25 июль көнне вакансияләр ярминкәсе оештырды. Анда эш эзләүче 46 граждан катнашты.
Түбән Кама халкына "КамЭнергоМаш"ҖЧҖ, "Түбән Кама икмәккомбинаты" ҖЧҖ, "Тандер" оешмасы, "Таттелеком" һ.б. предприятиеләр үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте. Эш эзләүчеләргә төрле һөнәрләр белән бергә, хезмәт базары турында әтрафлы мәгълүмат та бирелде.
Ярминкәгә барлыгы 50гә якын кеше килде, шуларның алтысына шәһәрнең төрле оешмаларына юлламалар тапшырылды.