Минзәлә балалары килешеп яшәү серләрен өйрәнә

2018 елның 27 июле, җомга

Балигъ булмаганнар арасында "Тынычлыкта килешеп яшәргә өйрәнәбез"  хокук ый тәрбияләү программасын тормышка ашыру максатыннан, Минзәләнең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәрес оештырылды.

"Кешеләшр төрле, ләкин барысының да хокуклары бертигез" дәресен үзәк белгече Лариса Сабирова алып барды. Чарада 11 балигъ булмаган яшъсмер катнашты. Белгеч аларга үз хокукларын якларга кирәклеген аңлатты.  Дәрес барышында балалар, адәм баласының беренче документы - туу турында таныклыгы турында да мәгълүмат алды.

Соңыннан дәрестә катнашучылар визит карточкасы ясадылар, кешеләр төрле, ләкин аларның хокуклары бертигез дигән төшенчәне үзләренә беркетеп куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International