"Без - булачак чемпионнар" программасы уңаеннан "Изге эшләр" активистлары Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып киттеләр. Активистлар балаларга футбол экипировкасы бүләк итте.
Олы бүләккә балалар шатланды, спорт формасы кигәч, активистлар үзләренең җитәкчеләре Иван Курапов белән бергәләп футбол турниры да оештырды.
Балалар 4 командага: "Чемпионнар", "Ракета", "Спартак", "Җиңү" бүленеп футбол уйнады. Турнир комментарий, хөкемдар һәм җанатарлар белән узды, спорт бәйрәмендә 3 яшьтән алып 15 яшьлекләргә кадәр катнашты.
"Чемпионнар" җиңү яулады. Һәр катнашучы медаль белән бүләкләнде, ә җиңүче команда чемпион кубогына ия булды. Приют балалары һәм аларның тәрбиячеләре "Изге эшләр" активистларына олы рәхмәтләрен җиткерде.