"Кама таңнары" балалары яшелчәләр дөньясын күзәтте

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Балалар һәрвакыт дөньяны актив танып белергә өйрәнә. Бу шөгыль аларның игътибарлыгын арттыра.

25 июль көнне Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Бакчачы көне" оештырылды.  Кече төркем балалары тәрбияче Л.Елисаева белән бакчага экскурсиягә барды. Алар анда яз аенда утыртылган  яшелчәләрне карадылар.

Шулай ук балалар үсемлекләрнең төзелешләрен, аларның файдасы турында мәгълүмат алды. Яшелчә, җиләк-җимешләрнең исемнәрен, аларны тәрбияләп үстерү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Әңгәмә барышында "Бакчада нәрсәләр үсә?" викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Балалар уңыш җыюда да катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International