«Астра» тернәкләндерү үзәге балалары өчен мастер – класс узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар янына кунакка КФУ дан студентлар килде.

Алар төсле кәгазьләр ябыштыру буенча мастер – класс  уздырды. Бу чараның максаты балаларның иҗади сәләтләрен ачу, констркуторлык белемнәрен үстерү, кул – бармак моторикаларын ныгыту.

Балалар студентлар белән берлектә күбәләк һәм җир җиләге ясады.

Мастер – класста барлыгы 14 кеше катнашты. Бу - мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре. Чара ахырында балалар татлы күчтәнәчтән авыз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International