Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Антонина Налимова һәм Равия Хәйретдинова балигъ булмаганнар белән Гашек урамының җәяүлеләр зонасында булдылар.
Балалар Ярослав Гашекның биографиясен искә төшерделәр, кызыксынып мәгълүмати стендларны өйрәнделәр.
Экскурсия ахырында балалар күлдәге үрдәкләрне ашаттылар.