Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина әкияти урманга экскурсия оештырды.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең администрациясе ярдәмендә аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр кышкы урман матурлыгы белән сокланды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, чаңгыда йөрү сәламәтлекне ныгыта.