Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Эрудиты» интеллектуаль түгәрәге актив эшли. Чираттагы түгәрәк 25 гыйнварда студентлар көнендә узды.
Дәресне тәрбияче Ираида Мадиярова башлады. Ул әлеге көнне бәйрәм итү тарихы турында сөйләде. Ә аннары малайлар студент ролендә булып карады.