Түбән Кама «Балкыш» приютында аппликация ысулын актив кулланалар

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Балкыш» социаль приюты карамагындагы балаларның көннәре һәрвакыт күңелле уза. Һәр көнне балалар нәрсәдер ясый, әкиятләр тыңлый, җырлыйлар һәм уйныйлар. Бүген исә малайлар һәм кызлар төсле кәгазьдән апликация ясап карады.

Мәктәпкәчә төркем балалары ябыштырырга, буяарга ярата, бу алар өчен гаҗәеп кызыклы дәрес: кемдер качы белән эшләргә өйрәнә, кемдер ябыштырырга тырыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International