Алабугада муниципаль һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек башланды

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә муниципаль һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек буенча утырыш узды.

Эштә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, мәгариф Идарәсе, яшьләр Идарәсе, балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссия, Политехник көллияте, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International