Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Зәй шикәре» ААҖенә барды.
Чара кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре предприятие эшчеләренә “РФ халыкын эш белән тәэмин итү” Законының төп нигезләмәләре, эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт хезмәтләрен алу, социаль адаптация һәм профессиональ укытулар хакында сөйләделәр.
Очрашуда һәр катнашучы “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат алды.