Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2 бизнес-план каралды: оргтехника ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү һәм дәвалау-савыктыру физкультурасы. Тәкъдим ителгән бизнес-идеяләр Эксперт советы әгъзалары тарафыннан уңай хуплау алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кандидатларның берсе мөмкинлекләре чикле зат.