Буа «Гармония» үзәгендә психологик тренинг узды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле тренинг үткәрде. Чарада Н.Студенцы авылында яшәүче яшүсмерләр катнашты.

Балалар игътибар белән психолог чыгышын тыңладылар һәм төрле күнегүләр башкардылар.

Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый тренинглар яшүсмерләргә үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International