Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр түгәрәкләрдә бик теләп шөгыльләнәләр.
Чираттагы дәрестә яшүсмерләр крючок белән бәйләргә өйрәнде.
«Эш процессында кызлар интеллектуаль яктан үсә», - дип билгеләп үтә тәрбияче Ирина Фотина.