“Изгелектә” чәч кистерү хезмәте

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

      Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенә  "Креатив” уку-укыту үзәге, укучы – чәчтарашлары  остазлары Баглаева Г.А. белән килделәр. Хәйрия нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле  кешеләргә чәч кистерү хезмәте күрсәттеләр.

    Күп кенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр чәчтарашка еш бара алмыйлар, чөнки бу хезмәт өчен түләргә көченнән килми.

     Безнең  "Профессионал" салон осталары белән хезмәттәшлек итү социаль хезмәт алучыларга эстетик һәм финанс ягыннан да бик ярдәм итә.

    Бу көнне 27 социаль хезмәт алучы чәч  кистереп һәм матур прическалар ясатып, үзләренә бәйрәм бүләге ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International