№11 Балалар китапханәсе - филиалында Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.
Бәйрәмдә алып баручы катнашучыларны Яңа ел белән котлады.
Балалар уйнадылар, кыш турында мультфильмнар карады, мультфильм персонажларын искә төшерде. Балалар бик теләп төрле күңелле уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнаштылар.
Бәйрәм бик күңелле, кызыклы һәм истә калырлык булды.