Шушы көннәрдә Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерү максатыннан янгынга каршы профилактик рейдлар уздырды.
Рейдлар барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, электротехник җайланмалар, көнкүреш приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре аңлатылды.
Ахырда янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр бирелде.