Узган атнада республика эш бирүчеләре 6228 вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 16 нчы гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 453 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 433 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34716га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 6228 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 181 кеше эшсез дип танылган, шуларның 178е – моңа кадәр хезмәт куйган. 19 граждан оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International