Казанның Совет районында быел беренче вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 25 гыйнварында 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казан шәһәре Совет районы эш белән тәэмин итү Үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш эзләүчеләр район предприятиеләренең кадрлар бүлеге инспекторлары белән очрашачак, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр алачак.

Чара Казан ш., Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак. Керү һәм хезмәтләр килүчеләр өчен бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International