«Ачык һавада кыш көне балаларга зур шатлык китерә», - ди Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында белгечләр.
Менә бүген, 5 гыйнварда, приют хезмәткәрләре үзәк карамагындагы балалар өчен Питрәч авылы шәһәрчегендә кышкы күңел ачулар оештырдылар. Балалар чанада шуды, мавыктыргыч викториналарда катнашты һәм табышмакларга җаваплар бирде.