Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылган «Хисапчы» һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Укуларны эшсез гражданнар арасыннан 11 кеше һәм 2 декрет ялында булган хатын-кыз узды.
Дәресләр вакытында тыңлаучылар бухгалтерия һәм салым исәбе, хезмәт хакын исәпләргә, салым оешмасына хисап тапшырырга өйрәнде.