Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8 нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.
2018 нче елда 6 һәм 7 нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.
6 нчы гыйнвар шимбәсеннән 9 мартка җомга көнгә;
7 гыйнварда якшәмбедән 2 майга чәршәмбе көненә.
Шулай итеп, 2018 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 8нчы гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.